Татарстанда Халыкара урманнар көне кысаларында 100 артык чара уздырылды

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

21 мартта Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көне билгеләп үтелде. Быелгы бәйрәм уңаеннан урман тармагы белгечләре тарафыннан мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә үсеп килүче буынның урманнарның әһәмияте һәм аларның кеше тормышында бәяләп бетергесез роле турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән 100дән артык танып белү чарасы оештырылды.

Бәйрәм кысаларында тематик дәресләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, презентацияләр, мастер-класслар, Казан дәүләт аграр университетында тантаналы җыелыш һәм башкалар уздырылды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү максатларында мондый инициативаларның мөһимлеге турында ассызыклады.

«Без очрашуларны интерактив һәм истә калырлык итәргә тырыштык, – дип сөйләде ул. – Балалар урманнарның әһәмиятен белеп кенә калмыйча, аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен дә шәхси җаваплылыкларын аңларга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International