«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Урманны саклау үзәге директоры Светлана Мальчикова һәм филиал директоры урынбасары Венера ЕФременкова «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ 2 курс студентлары өчен лекция үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Дәрес «Урманнарны саклау һәм яклау чараларын оештыру» дисциплинасы кысаларында оештырылды.
Светлана Мальчикова студентларга учреждение эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде. «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде, ул яшәү өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру, шулай ук урман комплексының икътисадый потенциалын үстерү өчен ил урманнарын саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән.
Венера Ефременкова республика урманнарының санитар һәм урман патологиясе торышына тукталды. Ул уздырылган урманнарны саклау чаралары нәтиҗәсендә урман корткычлары һәм авырулары чыганакларының кимү фактын ассызыклады, шулай ук агымдагы елның вегетация чорында дәүләт урман патологиясе мониторингы эшләре планы турында мәгълүмат бирде.
Очрашу азагында белгечләр балаларга филиалның профильле бүлекләрендә вакансияләр тәкъдим иттеләр, аларны Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә эшкә урнашырга чакырдылар.