Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның 19.03.2026 ел, № 119 боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды. Әлеге документ Татарстан Республикасының дәүләт казна учреждениеләре – урманчылыклар территорияләрендә урман янгыннарын сүндерү планнары нигезендә төзелде.
Элегрәк җыелма план Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, «Авиалесохрана» ФБУ һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килештерелгән иде.
ТР территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планында республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары саны, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсе нигезендә мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һәм башкалар турында белешмәләр күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, урман янгыннары мәйданын киметү «Экологик иминлек» илкүләм проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының максатчан индикаторы булып тора.