Бүген «Лаеш урманчылыгы» ДКУ белгечләре Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрделәр.
Дәрес барышында җитәкче-урманчы урынбасары Фәнил Фазлыев һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер Гүзәл Газизуллина урман торгызу, урманны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында сөйләделәр.
Укучылар шулай ук урман корткычларына каршы көрәш ысуллары, урман территорияләрен мониторинглауның заманча технологияләре һәм урман янгыннарын ачыклаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Экологик җаваплылык һәм яшь буынның Татарстанның табигый ресурсларын саклаудагы роле мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.