ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2026 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзер

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урманнарда янгын куркынычы сезонына тикшерүләренә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, белгечләр 16 марттан 21 мартка кадәрге чорда урман янгыннары станцияләрен карап чыктылар.

Тикшерүләр барышында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника, җайланмалар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануына, биналар һәм корылмаларның торышына, шәхси составны әзерләүгә һәм станция эшен регламентлаучы техник документлар булуына игътибар бирелде.

Тикшерү йомгаклары буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2026 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзер дип бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International