Арча районының Лесхоз урта мәктәбендә Халыкара кошлар көненә багышланган чара узды

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Халыкара кошлар көне алдыннан Арча районының Лесхоз урта мәктәбендә әлеге экологик бәйрәмгә багышланган чара узды. Анда «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Марсель Низамиев катнашты.

Очрашу барышында ул «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен кошлар турында танып-белү лекциясен үткәрде.

Соңыннан Марсель Низамиев укучылар белән бергә балалар алдан ук үз куллары белән ясаган сыерчык ояларын элеп чыкты.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International