ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада Министрлык, аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре һәм педагоглар, берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.

Чараны Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева ачты. Ул билгеләп үткәнчә, республикада мәктәп урманчылыклары хәрәкәте тотрыклы үсеш күрсәтә. «Хәзерге вакытта Татарстанда 191 мәктәп урманчылыгы бар, аларда 2,6 мең бала катнаша. Үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча башкарылган эшләр өчен сезгә рәхмәт белдерәм», – диде Эльмира Шагаева, педагогларга мөрәҗәгать итеп.

Киңәшмә барышында мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2026 елга төп бурычлар билгеләнде.

Быел планлаштырылган чаралар арасында катнашучылар мәктәп урманчылыкларының еллык республика слетын билгеләп үттеләр, ул июль аенда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак. Моннан тыш, «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләре, төрле экскурсияләр, дәресләр, конкурслар һәм мастер-класслар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International