Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2026 елда урман торгызу эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников рәислегендә узды.
Чарада Урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина катнашты.
Киңәшмә барышында 2025 елгы урман культуралары сезоны нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар каралды. «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде.
2026 елда төбәкләрдә урман үсентеләренең сыйфат һәм сан ягыннан характеристикаларының бәяләнүе турында да билгеләп үтелде.