Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ТР Яшьләр хөкүмәте исеменнән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы киңәшчесе вазыйфаларын башкаручы Матвей Кузнецов белән очрашты.
Очрашу барышында хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Катнашучылар яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, табигатьне саклау акцияләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.