Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында «ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм аның карамагындагы учреждениеләрдә коррупциягә каршы таләпләрне үтәү» темасына семинар узды. Аның эшендә Министрлык, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре катнашты.
Докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Тимур Хәлимдаров, Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе Алмаз Камалов һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты әгъзасы, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технологик университетының икътисадый теория һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы профессоры, икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган юристы Сергей Алексеев чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы елларда Министрлык норматив-хокукый базаны актив камилләштерә һәм коррупциягә каршы көрәш чараларын көчәйтә.
«Гомумән алганда, без үз алдыбызга куйган төп бурыч – коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, – диде Илгизәр Зарипов. – Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен төрле семинарлар, лекцияләр үткәрелә, коррупциягә каршы законнарга кагылышлы методик тәкъдимнәр, ярдәмлекләр, күзәтүләр һәм башка материаллар җибәрелә».
Тимур Хәлимдаров, Алмаз Камалов һәм Сергей Алексеев коррупциягә каршы закон таләпләре турында мәгълүмат бирделәр. Алар «Коррупциягә каршы тору турында» 25.12.2008 ел, № 273-ФЗ федераль законны, «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 04.05.2006 ел, №34-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру, коррупциягә каршы тору буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар, бозулар өчен җаваплылыкка тарту, мәнфәгатьләр каршылыгы, шулай ук хокук саклау органнарының коррупция юнәлешендәге хокук бозуларны ачыклауда, тикшерүдә һәм булдырмауда катнашуына бәйле мәсьәләләргә тукталдылар.