Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм икътисад, дәүләт заказы урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлеге башлыгы Азат Корбанов катнашты.
Киңәшмәне ачып, Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты белгечләре катнашында урман янгыннары станцияләрен тикшерүләр дәвам итә. «Киләсе атнада тикшерүләр Башкортстан Республикасында һәм Чуашстан Республикасында узачак», – диде ул.
Утырыш барышында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексын үтәү, бюджет проектлауларын яклау һ.б. мәсьәләләр каралды.