ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзекләндерү бүлеге башлыгы Алексей Мосунов «Саклагыч урманнар: киләчәк турында диалог – проблемалар тупланудан интенсив тәрбияләүгә. Сәламәт һәм чиста урман» халыкара конференциясендә доклад белән чыгыш ясады. Конференция кичә, 26 мартта, Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә узды.
Алексей Мосунов үз чыгышында Татарстан Республикасы урманнарын карау һәм урман торгызу буенча кисүләрне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бүгенге көндә урманнарның гомуми мәйданы 1 млн.609 мең га тәшкил итә, шул исәптән урман фонды җирләре – 1 млн. 224 мең га, урманнар – 17,4%. Республика урманнарының гомуми мәйданыннан саклагыч урманнар 588,2 мең га (46,7%) тәшкил итә.
2020 елдан 2025 елга кадәр тоту өчен исәпләнгән урман бүлемтеге 4,5 млн.куб.м (33,7%) күләмендә үзләштерелгән. Урманны карау һәм санитар кисүләр 42 мең га мәйданда башкарылган, яшь үсентеләрне карау эшләре – 16 мең га.
«Киселә торган һәм саклана торган агачларны урман кишәрлеге мәйданында агачларны тәрбияви кисү урыннарында пространстволы урнаштырганда, нигездә, агачларны тигез итеп кисү ысулы кулланыла. Беренче чиратта, әлбәттә, технологик коридорлар, сөйрәлмәләр киселәчәк», – дип хәбәр итте Алексей Мосунов.
Зур мәйданлы урман кишәрлекләрендә агач әзерләү өчен харвестерлар һәм форвардерлар ярдәмендә эш 2 сменада башкарыла. Мәйданнары аз булган урман кишәрлекләрендә кече комплекслы бригадалар тәрбия эшләрен алып бара.
Аның сүзләренә караганда, соңгы 5 елда Татарстанда урман фонды җирләрендә 17 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылган.
Урман культураларын булдырганда һәм агротехник тәрбияләр үткәргәндә барлык чаралар урман торгызу кагыйдәләре нигезендә үткәрелә.
«Туфракны әзерләү һәм эшкәртү – көзге чорда, урман культураларын утырту язгы чорда башкарыла. Туфракны әзерләү өчен ПКЛ-70 сабаны файдаланыла, – дип өстәде Алексей Мосунов. - Республикада урман культураларын булдыруның төп ысулы – утырту. Механикалаштырылган утырту өчен АЛП-1, МЛУ-1, МЛУ-1А урман утырту агрегатлары кулланыла».