Республиканың Баулы районында Баулы урманчылыгы һәм Баулы урман хуҗалыгы эшенә йомгаклар ясалды

2026 елның 27 марты, җомга

Бүген Баулы шәһәре администрациясе бинасында «Баулы урманчылыгы» ДКУ һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта алдагы язгы урман культуралары сезонына әзерлек бара. 33 гектарда – урман торгызу, 100 гектарда – урман культураларын тулыландыру һәм питомникта 0,3 гектарда орлык чәчү планлаштырыла», – дип билгеләп үтте Марат Бикбулатов.

Эшчәнлек нәтиҗәләре турында шулай ук урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова һәм инженер, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Альбина Култыгина сөйләделәр.

Утырышка министр урынбасары Рәис Гомәров йомгак ясады. «Апрельдә урманнарда чираттагы янгын куркынычы сезоны ачылачак. Барлык кирәкле янгынга каршы чараларны үткәрергә һәм халыкка аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International