«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре 5 нче номерлы Арча гимназиясенең «Яшел десант» мәктәп урманчылыгында һәм Балтач районының Кече Лызи урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрделәр.
Очрашу барышында урман торгызу буенча инженер Алинә Йосыпова һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер Энҗе Мөхәммәтҗанова укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, шулай ук урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексы белән таныштырдылар.
Мәктәп укучыларында урман хуҗалыгында кулланыла торган заманча технологияләр аеруча кызыксыну уятты. Белгечләр Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының урман янгыннарына дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы, пилотсыз авиация системалары һәм фототозаклар турында сөйләделәр.
Дәресләр азагында урманчылар балаларны республикада апрель-май айларында узачак «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашырга чакырдылар.