Менделеевскида «Кошларга өй бүләк итик!» экологик акциясе узды. Чарада «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ Менделеевск кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре – кишәрлек урманчысы Әгъмал Мөхәммәтҗанов һәм урман мастеры Фәнис Демөхәммәтов, «Светлячок» 1 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре катнашты.
Акция кысаларында балалар урманчылар белән бергәләп урман массивы территориясендә сыерчык оялары элеп куйдылар. Бу канатлы хайваннар өчен уңайлы мохит тудыруга гына түгел, ә балаларга кошларның роле һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмияте турында күбрәк белергә мөмкинлек тә бирде.
«Мондый инициативалар үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру һәм безнең регионның биологик төрлелеген саклау өчен бик мөһим», – дип билгеләде Әгъмал Мөхәммәтҗанов.