ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт урман инспекторларын укыттылар

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыру буенча инспекторлар составы өчен хезмәт әзерлеге буенча дәрес булды. Видеоконференция режимында узган чарада урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, аларның урынбасарлары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар, урман мастерлары һ.б. катнашты.

Төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул тыңлаучыларга федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны регламентлаучы норматив хокукый актлар, дәүләт урман инспекторларының хокуклары һәм бурычлары, шулай ук урманнарны патрульләү биремнәрен һәм актларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында искәртте.

«Урманнарны патрульләү акты, кушымталары белән бергә,  урманнарны патрульләү тәмамланган көннең икенче эш көненнән дә соңга калмыйча рәсмиләштерелә һәм йөкләмә белән бергә әлеге йөкләмәне раслаган вазыйфаи затка тапшырыла, – дип билгеләп үтте Айрат Әхмәров. – Урманнарны патрульләү акты, кушымталары белән бергә,  төзелгән көннән алып 3 ел дәвамында урман саклау органында саклана».

Дәрестә контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары төрләренә, Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры, Федераль дәүләт мәгълүмат системасы, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы системаларында һәм «Инспектор» мобиль кушымтасында эш аспектларына аерым игътибар бирелде.

«2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә хәзер пилотсыз авиация системаларын кулланып, күчмә тикшерү үткәрергә мөмкин, – диде спикер. – Моннан тыш, барлык төп документлар контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрына язулар кертү юлы белән цифрлы форматка күчереләчәк».

Йомгак ясап, Айрат Әхмәров контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту зарурлыгына басым ясады. «Дәүләт хезмәтләре порталы аша профилактик визитлар үткәрү эшен көчәйтергә һәм «Инспектор» мобиль кушымтасы аша профилактик чараларны активлаштырырга, шулай ук контроль (күзәтчелек) чараларын оештыруда һәм урман саклау кысаларында урманнарны патрульләгәндә пилотсыз авиация системаларын киңрәк кулланырга кирәк», – дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International