Бүген Базарлы Матак авылында «Балалар иҗаты йорты» МББ «Әлки урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Балакирев, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.
Төп нотык белән җитәкче-урманчы Евгений Мулинов чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча комплекслы эшләр башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, үткәрелгән табигатьне саклау акцияләре һәм 2026 елга планнар турында сөйләде.
«Бүгенге көндә урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек тулы куәтенә бара, – дип билгеләп үтте Евгений Мулинов. – Быел «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча 28 гектарда урман торгызу планлаштырылган. Шулай ук 455 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләнәчәк һәм 300 мең данә стандарт утырту материалы үстереләчәк».
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру, 2026 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына һәм «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек белән бәйле берничә йөкләмә бирде.