Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2026 елның беренче кварталында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шушы чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә карата 6,3 мең патрульлек, 1,1 мең профилактик чара үткәрелгән.
Административ хокук бозулар турында барлыгы 12 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнардан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәү.
Әлеге чараларны гамәлгә ашыру «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.