Татарстанның Зәй районында 2026 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләрен карадылар

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Бүген Зәй шәһәренең Мирный микрорайоны шәһәр мәдәният йортында «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2025 елдагы эшенә йомгак ясау, шулай ук 2026 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хәбибуллин, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.

Нотыклар белән җитәкче-урманчы Ирина Забродина һәм Кушник кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Александр Бычков чыгыш ясады.

Ирина Забродина узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны яклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк», «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләре һәм мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча ирешелгән нәтиҗәләр турында хисап тотты.

«Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында Зәй урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урманнарны патрульләү маршрутлары расланды», –  дип хәбәр итте Ирина Забродина.

Александр Бычков беренчел профсоюз оешмасының 2025 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. «Тиздән кар тулысынча эреп бетәчәк. Янгыннарны бетерү өчен көчләрнең һәм чараларның тулы әзерлеген тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International