Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрделәр. Мәсәлән, «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ Балтач кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре Балтач районының «Дорга балалар бакчасы» МБББУ тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясендә сыерчык ояларын элеп чыкканнар. Барлыгы 6 сыерчык оясы куелган.
«Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективы В.В. Карпов исемендәге лицейның «Яшел утрау» мәктәп урманчылыгы әгъзалары катнашында кошлар өчен җимлекләр әзерләү буенча мастер-класс оештырган.
«Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре Әлмәт районының «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Алар стихиясе – күк йөзе» викторинасына кушылган. Ярышларда ике команда катнашкан. Укучылар кошларның исемнәрен атап, аларга характеристика биргәннәр һ.б.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Экологик бәйрәмнең максаты – кошларның төрләрен һәм санын саклау.