Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында пилотсыз авиация системаларын куллану мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Видеоконференция режимында узган чарада республика урманчылыкларының җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Министрлык тарафыннан пилотсыз авиация системалары сатып алынган һәм белгечләрне укыту оештырылган. «Агымдагы елда Иннополис университеты белән берлектә тагын 40 белгеч әзерләү планлаштырыла», – диде Илгизәр Зарипов.
Төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул һава киңлеген куллануны җайга сала торган норматив-хокукый актлар, пилотсыз очкычлар системасына урнаштырылырга тиешле танып белү билгеләренә таләпләр, гражданлык җаваплылыгын иминләштерү мәсьәләләре, бу системаларны куллану үзенчәлекләре һәм очышларны исәпкә алу журналларын алып бару кагыйдәләре турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы пилотсыз авиация системалары авиапаркы 37 берәмлекне тәшкил итә. Барлык техника дәүләт теркәвен узды һәм гамәлдәге законнар нигезендә Росавиациядә исәпкә куелган.
«Закон нигезендә, 2026 елның 1 мартыннан 250 г алып 30 кг кадәр авырлыктагы пилотсыз һава суднолары читтән торып идентификацияләү чаралары белән җиһазландырылырга тиеш, – дип ассызыклады Айрат Әхмәров. – Моннан соң әлеге очкыч системалар үзенең очышы турындагы төп мәгълүматларны: теркәү номерын, агымдагы координаталарны, һава судносының биеклеген һәм категориясен үзәкләштерелгән системаларга трансляцияләргә тиеш».
Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, Россиядә һава киңлегендә пилотсыз очкычлар хәрәкәтен күзәтү буенча гамәлдәге системаларның берсе булып «Небосвод» платформасы тора. Әлеге системада эшләү өчен операторга платформада хисап язуын теркәргә һәм расларга, ә аннары очкыч системасын да шунда теркәргә кирәк.