Казан Аграр университетында дәүләти табигать тыюлыклары администрацияләре белгечләренең квалификациясен күтәрү оештырылды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Тыюлык белгечләре өчен аеруча саклаулы табигый территорияләрне саклауның хокукый аспектлары, җәнлек һәм кошларның биологиясе, урман үсемлекләренең төп авыруларын һәм корткычларын тану нигезләре турында лекцияләр курсы укылды. Шөгыльләрдән тыш, Идел-Кама дәүләти табигый биосфера тыюлыгының дендро-бакчасына һәм музеена экскурсия үткәрелде. Һәр бүлекне үткәннән соң тест ясалды.

Белгечләр барысы да укыту планын үзләштереп, квалификация күтәрү турында дәүләти нигездәге таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International