Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында торак пункт җирләрендә урнашкан урманнарның чикләрен билгеләүне тәэмин итү, мондый урманнар турындагы белешмәләрне Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзекләндерү бүлеге башлыгы Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмә барышында торак пунктлар җирләрендә урнашкан урманнарның чикләрен билгеләүне тәэмин итү, бердәм реестрга мондый урманнар турында белешмәләрне кертү, шәһәр урманчылыкларын төзү, җирле үзидарә органнары, РФ субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтле башкарма хакимият органнары вәкилләре белән эш төркемнәре булдыру мәсьәләләре каралды.