Бүген Лаеш районының Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәпнең «Экология вокруг нас» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Экскурсия барышында укучылар республиканың урман хуҗалыгы тарихы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында белделәр. Экспозициянең урман янгыннарына каршы көрәшнең заманча ысулларын күрсәткән өлеше яшь урманчыларда аеруча кызыксыну уятты.
«Мондый белем бирү экскурсияләре үсеп килүче буынның экологик аңын формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Мәктәп урманчылыклары – безнең кадрлар резервы һәм тармакның киләчәге ул», – дип аңлатма бирде Илгиз Зарипов.
«Экология әйләнә-тирәбездә» мәктәп урманчылыгы 2026 елда оештырылды. Аның составында 15 кеше.