Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә

2026 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган тармак оешмаларының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, шулай ук 2026 елда булачак урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр сериясе дәвам итә.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бүген «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары катнашында киңәшмә үткәрде. Чирмешән авылында хакимият бинасында узган утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин чыгыш ясады. Узган ел 31,6 гектарда урман үсентеләренең урман патологиясе буенча тикшерү эшләренең башкарылуы, 159 гектарда урманны тәрбияви кисүләр турында сөйләде.

«Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 790 артык патрульлек, 144 контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары үткәрелде», – диде Алмаз Мотыйгуллин.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә урман торгызу эшләрен башкару, янгын куркынычы булган вәзгыятьне мониторинглау һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексын башкару буенча берничә йөкләмә бирде.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм «Кайбыч махсус урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында эшлекле очрашу үткәрде. Утырыш Зур Кайбыч авылындагы хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты.

Төп нотыклар белән җитәкче-урманчы Илгиз Хәффазов, урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Фәнис Гыйльметдинов һәм кадрлар буенча белгеч, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Гөлназ Хәффазова чыгыш ясады.

Узган ел Кайбыч урманчылыгы территориясендә 19,9 гектарда – урман торгызу, 326 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 103,3 гектарда – урман культураларын тулыландыру һәм 0,7 гектарда питомникта орлык чәчү эшләренең башкарылуы турында билгеләп үтелде.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 105 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар төзү, 12 км озынлыкта янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International