ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат ярышларында катнашты

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 4-5 апрелендә Казанда IT-парк базасында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар узды.

Ярышларда Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль структураларыннан 21 команда вәкилләре катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасын Илнар Сәхапов, Рөстәм Халиков, Алсу Антонова һәм Әлмирә Нуретдинова тәкъдим итте.

Ярышлар нәтиҗәсендә команда зачетында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы 12 нчы урынны алды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика һ.б. буенча да ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International