«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2026 елның 1 кварталында урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын бәяләү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тикшеренүләрне үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Учреждение белгечләре тарафыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмалар – урман хуҗалыкларыннан һәм урман кишәрлеген арендалаучыдан кергән яңа әзерләнгән һәм саклана торган урман үсемлекләре орлыкларының 44 партиясе тикшерелгән. Тикшерелгән материалның яртысыннан күбрәген (54,5%) – гади нарат орлыклары, 29,5% – гади чыршы орлыклары, ә 16% – ланцет корычагач һәм очлы яфраклы юкәне кертеп, яфраклы токым орлыклары тәшкил итә.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 44 партиянең 37 се сыйфатның 1 нче һәм 2 нче сыйныф стандартларына туры килә.
Экспертлар аңлатуынча, орлыкларның сыйфат классы билгеләр комплексы буенча билгеләнә, шул исәптән шытып чыгуны, яшәү сәләтен, яхшы сыйфатлылыкны, чисталыкны һ.б. исәпкә ала. 1 нче һәм 2 нче класслы орлыклар стандартларга тулысынча туры килә һәм нәтиҗәле урман торгызу өчен яраклы булып торалар.