Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды.
Анда ул «Түбән Кама урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ оешмаларының 2025 елдагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрде. Хакимият бинасында узган утырышта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Юлия Сәйфуллина чыгыш ясады, ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында мәгълүмат бирде.
Ирешелгән нәтиҗәләр турында шулай ук урман хуҗалыгының элеккеге директоры Роман Федотов һәм баш икътисадчы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Эльвира Тюленева сөйләде.
Түбән Кама урман хуҗалыгының яңа директорын билгеләү киңәшмәдә мөһим вакыйга булды. Бу вазыйфага Руслан Муллаханов расланды.
Утырышка йомгак ясап, Равил Кузюров федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек белән бәйле өстенлекле бурычларны билгеләде.
«Кар капламы эреп беткән көннән урман янәшәсендәге кишәрлекләрне коры үләннән чистарту яисә урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аеру кирәклеге турында халык арасында аңлату эшен дәвам итү мөһим», – дип ассызыклады министр.