«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре урманнарны ясалма торгызу буенча язгы кампанияне уңышлы төгәлләделәр. Чаралар 36 гектар мәйданда уздырылды.
Бүгенге көндә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман кишәрлекләрендә урман культураларын тулыландыруга кереште. Параллель рәвештә алдагы еллардагы культураларны агротехник карау башлана. Вакытында һәм сыйфатлы агротехник тәрбия бирү – урманнарны уңышлы торгызуның төп факторы.
Бары тик барлык технологик этапларны үтәгәндә генә дистә еллар дәвамында үзләренең экологик функцияләрен үтәячәк сәламәт, тотрыклы урман массивлары формалашуга исәп тотарга мөмкин.