Карадуган гимназиясе укучылары һәм волонтерлары Балтач районында «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Карадуган гимназиясе укучылары һәм волонтерлары Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россиядә 2020 елдан бирле үткәрелә торган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды.

Чара Балтач муниципаль районы территориясендә узды. Утыртылган һәр агач – яшелләндерүгә кертелгән өлеш, өстәвенә Бөек Ватан сугышы геройларына тере һәйкәл дә. Балалар һәм волонтерлар үз үрнәкләре белән ата-бабаларның батырлыгы турындагы истәлекнең яшь буын йөрәгендә яшәвен күрсәтәләр.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе ел саен үткәрелә. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү һәм яшел үсентеләрне торгызу. Татарстан Республикасында акция гадәттәгечә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмалар ярдәмендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International