“Зөя буйлары” тыюлыгы белгече Л.Н.Сафина Буа шәһәре Лицей-интернаты (сәләтле балалар мәктәбе) укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Кышкы табигать” дигән лекция укыды. – “Урман йомшак кар юрганы астында тыныч кына йоклый кебек. Анда кыш көне җәнлекләр һәм кошлар ничек яшиләр соң? Ниндиләр алар?” – Балалар шундый викторина сорауларына җавап бирделәр, урманга һәм анда яшәүчеләргә тыюлык белгечләренең ничек ярдәм итүе, табигатьнең кышкы тынлыгын ничек саклавы, мәһабәт пошиларны һәм безнең якта кышларга калган кошларны ничек ашатуы турында белделәр.