Кичә, 4 июньдә, Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү буенча янгын-тактик өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләрдә «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе янгын сүндерү-коткару федераль хезмәтенең 7 отряды белгечләре катнашты.
Өйрәнүләрнең төп бурычы – гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә ведомствоара хезмәттәшлекне комплекслы эшкәртү, шулай ук урман янгыннарын сүндерү барышында шәхси составның һөнәри күнекмәләрен камилләштерү. Катнашучылар янгын чыганагын ачыклаганда эш итү тәртибен, техниканы һәм янгынга каршы җиһазларны һәлакәт урынына китерүне, шулай ук куркыныч янаганда торак пунктларны яклау күнекмәләрен эшләделәр.
Чара йомгаклары буенча барлык хезмәтләр дә югары әзерлек дәрәҗәсен һәм эшнең җайга салынганлыгын күрсәттеләр. Исегезгә төшерәбез, мондый өйрәнүләр республикада урман биләмәләрен һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклау өчен даими үткәрелә.