Акция канатлы дусларга кыш көне кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, табигатькә сак һәм игелекле караш иңдерергә теләүче балаларны, ата-аналарны, педагогларны һәм экологларны берләштерә.
“Кышын кошлар ашат!” акциясен Азнакай шәһәр гимназиясендә “Чатыр тау” дәүләт тыюлыгы инспекторлары үткәрде, анда кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Балалар өчен лекция укылды, викторина үткәрелде, кошлар турында видеофильм күрсәтелде. Аннары олылар һәм балалар шәһәр урамнарына алдан әзерләнгән җимлекләрне эләргә чыктылар.