Әгерҗе урманчылыгы белгечләре Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елының агарту чараларына йомгак ясады

2013 елның 20 декабре, җомга

2013 елда алар Әгерҗе мәктәпләренең барысында да еш кунак булдылар. Ел йомгаклары буенча “Әгерҗе урманчылыгы” идарәсе (җитәкчесе – урман белгече А.М.Данилов) Таҗи Гыйззәт ис. 3нче мәктәпне иң актив дип таныды. Мәктәп директоры Р.С.Фәрхетдиновага урманчылыкның истәлекле бүләкләре һәм Мактау грамотасы тапшырылды.

20 декабрьдә узган “Чисталык дәресе”ндә Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Ишморатов һәм урман мастеры Татьяна Егорова, мәктәп педагогы Илзидә Герасимова белән бергә, экологик әңгәмә, иң яхшы җимлекләргә “Кошлар ашханәсе” конкурсы һәм “Чыршыны урманда калдырыйк” рәсем конкурсы үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International