Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы азагында узган “Чисталык дәресе” экологик агарту акциясе бөтен республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә уздырылды.
“Спас” тыюлыгы белгечләре Спас районы Болгар коррекция интернат-мәктәбендә әйләнә-тирәлек экологиясенең әһәмияте, районның һәм республиканың табигый байлыкларын саклау чаралары турында әңгәмә үткәрде. Балалар исә викторина сорауларына да җавап бирделәр, үзләре дә белгечләргә кызыксындырган сорауларын бирделәр.