Чыршы базары Яңа Чишмә ярминкәсенең төп мәйданына әверелде – анда “Кәләй урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы хезмәткәрләре Яңа ел чыршылары китерделәр. Яңа Чишмәлеләрнең өйләрен йөзгә якын купшы урман чибәре бизәячәк. Урманчылык җитәкчесе Дамир Миңдерахмановның әйтүенчә, кәләйләрнең балаларга да бүләге бар – урманчылар бушлай биргән чыршылар районның барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында бәйрәм күрке булачак.