Узып баручы ел урман хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан-Финляндия эшлекле бәйләнешләрен ныгыту буенча бигрәк тә уңышлы булды. Яз көне Финляндия Урман һәм авыл хуҗалыгының Урман хуҗалыгы департаменты генераль директоры Юха Ояла җитәкчелегендәге фин урманчылары делегациясе республикабыз урманчылыкларында булып, урманнарны янгыннан саклау белән танышты, Урман селекция-орлыкчылык үзәге цехларын карады, бездә урман хуҗалыгын алып баруга югары бәя бирде. Татарстан урманчылары да Скандинавиянең урман хуҗалыкларына барып кайттылар, төньяк коллегаларның чакыруы буенча халыкара экономик форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнаштылар.