Эчке эшләр министрлыгының Татарстан территориаль органнары хезмәткәрләре белән берлектә ылыслы агачлар күп үскән урманлыкларда патрульлек итү маршрутлары һәм графиклары килештерелде.
“Чыршы” операциясе 10 декабрьдә башланды. Урманчылык белгечләре аукционнарда җиңүчеләрнең үсентеләр сатып алу килешүләре буенча ылыслы агачлар әзерләп ташуына күзәтчелек иттеләр. Чыршылар махсус билгеләнгән урыннарда гына сатыла.
Патрульлек чорында 28 декабрьгә кадәр ачыкланган хокук бозу фактлары буенча 8 акт төзелде, 10 чыршы йолып алынды, урман фондына китерелгән зыян 17192 сум тәшкил итә. Оператив-профилактик чаралар 31 декабрьгә кадәр барачак.