“Лобач” тыюлыгына рейд барышында “Озын Ялан” тыюлыгы белгечләре кечкенә бер төркем коралай очраттылар

2013 елның 28 декабре, шимбә

Коралай дигән бу өркәк җәнлекләр кушбармаклылар отрядына керәләр, усаклыкларда яшәргә яраталар. (Коралайдан тыш Татарстанда куштояклылардан поши да яши.) Соңгы елларда коралайлар Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Мөслим районнарында һәм Мамадыш урманчылыгының Сокольский участогында Нократ буенда очрый башлаган иде. Яхшы оештырылган инспекция саклавы һәм кышкы тукландыру республикабызда коралайлар саны артуга китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International