Татарстанның урманчылык дәүләти казна оешмаларында һәм дәүләти табигать тыюлыкларында халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү бөтен ел буе аерым игътибарда тотылды. Гомуми белем бирү оешмаларында һәм балалар бакчаларында табигать саклау акцияләре, конкурслар, әңгәмәләр, презентацияләр үткәрелде. Күп кенә урманчылыкларда укыту программасына “Урман белеме” дигән яңа предмет кертелде. Халыкара Урман көнендә Идел буе (Казан) федераль университетында киң күләмле агарту акциясе үткәрелде, анда ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев үзенең урман турындагы беренче лекциясен укыды. Министрлык белгечләре исә күп кенә Казан мәктәпләрендә булып кайттылар.
Халыкта экологик культура тәрбияләүгә Министрлык оештырган традицион Агач утырту көннәре һәм “Татарстанның чиста урманнары” акциясе дә ярдәм итә, быел аларда 30 меңнән артык кеше катнашты.
2013 елда “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” халыкара проектында “Татарстан Республикасының дәүләти табигать тыюлыклары базасында экологик агарту” темасы белән катнашкан өчен Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, халыкара жюри карары белән, “Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны савыктыру” номинациясендә гран-при яулады. 2013 елгы Эколог көненә багышлап РФА В.И.Вернадский исемендәге дәүләт геология музеенда уздырылган тантаналы чарада, экология, табигатьтән рациональ файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев В.И.Вернадский ордены белән бүләкләнде.