ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып, эш регламентын игълан итте.

Юридик бүлек башлыгы Татьяна Барсукова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова, икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләр белән идарә итү бүлеге башлыгы урынбасары Артем Николаев һәм «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев докладлар белән чыгыш ясады.

Татьяна Барсукова норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2025 елда 48 норматив хокукый проект экспертиза узган, ә 2026 елның беренче яртыеллыгында – 16 проект.

«Хисап чорында норматив хокукый актларның урнаштырылган проектлары буенча бәйсез экспертлардан нәтиҗәләр килмәде», – дип билгеләде Татьяна Барсукова.

Эльвира Зыятдинова 2026 елның беренче яртыеллыгында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсеннән аналитик күзәтү тәкъдим итте.

Ул хәбәр иткәнчә, хакимият һәм җирле үзидарә органнарында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен 227 җаваплы зат билгеләнгән. Аларның бурычларына тыюлар һәм чикләүләр үтәлеше турындагы белешмәләрне анализлау, керемнәр турындагы белешмәләрнең дөреслеген тикшерү, шулай ук коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру керә.

«6 ай эчендә иҗтимагый оешмалар катнашында коррупциягә каршы 309 чара уздырылды», –  дип өстәде Эльвира Зыятдинова.

Артем Николаев 2026 елда дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу һәм 44-ФЗ номерлы федераль законның үтәлеше турында мәгълүмат бирде.

«Агымдагы елда «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 2 электрон аукцион үткәрелде, 1 котировкалар гаризасы һәм 26 миллион сумнан артык күләмдә бердәнбер тәэмин итүчедән 2 сатып алу гамәлгә ашырылды. 8 берәмлек техника һәм 10 берәмлек җиһаз сатып алынган. Сатулар турындагы мәгълүмат контроль органнарына вакытында җибәрелә», – дип хәбәр итте Артем Николаев.

Нияз Таҗмиев Кызыл Йолдыз урманчылыгында һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында коррупциягә каршы сәясәтнең гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

«Учреждениеләрдә хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссияләр эшли, коррупциягә каршы тору планнары гамәлгә ашырыла, сатып алулар, бюджет акчаларын куллану һәм мәнфәгатьләр конфликты турындагы законнарның үтәлеше контрольдә тотыла, – дип ассызыклады ул. – Коррупциягә каршы эштә иң мөһиме – хезмәткәрләргә мәгълүмат бирүнең төгәл төзелгән системасы һәм коррупция күренешләренә түземсезлек формалаштыру».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International