Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Узып баручы ел безнең өчен бик күп кызыклы һәм мөһим вакыйгаларга бай булды. Ел буе без тырышып хезмәт иттек, урманнарыбызны сакладык, туган Татарстаныбызның иминлеген кайгырттык. Урманчылар башкалабыздагы Иске Татар бистәсенең тарихи рәвешен торгыздылар, муниципаль районнарда мәдәният йортлары, авыл клублары төзергә булыштылар. Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада уңышлы һәм лаеклы үтте, – моның өчен дә без шактый хезмәт куйдык.
Безне имин һәм тату тормышта яшәү теләге, якты һәм матур киләчәккә өметләр берләштерә.
Бар күңелдән сезгә ниятләрегезнең чынга ашуын, эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим. Йортыгызга иминлек нуры иңсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет килсен.