Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары православие йола корылмаларын төзүгә керештеләр

2014 елның 11 гыйнвары, шимбә
Православие храмнары буралары Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе әзерләгән эскизлар буенча, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсенә ярашлы рәвештә әзерләнә.

“Кама урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш районы Албай авылында чиркәү фундаментын салып бетерделәр. “Кызыл Йолдыз” урманчылыгы хезмәткәрләре Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе чиркәвенең төп бурасын һәм янкормасын бурау өчен 75 кубометр агач әзерләделәр; “Әлмәт урманчылыгы” һәм “Альметлес” оешмалары Яңа Чишмә районы Ленино авылындагы чиркәүне торгызу өчен 50 кубометр агач әзерләделәр. Хәзерге вакытта төп бураның беренче ниргәсен салу төгәлләнеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International