Бу көнне 1916 елда Россиядә беренче Баргузин дәүләт тыюлыгы ачылган, ә 1986 елда, халыкара танылып, аңа ЮНЕСКО карары белән боисфера тыюлыгы статусы бирелде һәм ул биосфера резерватларының халыкара челтәренә кертелде.
Табигый тыюлыклар фонда Татарстан Республикасы территориясендә төрле кимәлдәге 171 аеруча саклаулы табигый территориядән (АСТТ) тора, аларның тулай мәйданы 166.8 мең гектар, шул исәптән региональ әһәмияттәге 166 АСТТ 126.7 мең гектарны били. Шулай итеп, республиканың 2.46% мәйданында табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм яңарту өчен оптималь шартлар булдырылган.
2013 елда, аучылык ресурсларының төрлелеген һәм яшәү тирәлеген саклау һәм яңарту максатында, Татарстанның Идел-Зөя калкулыгы төбәгендә, Югары Ослан районы территориясендә 23.7 мең гектарлы, региональ әһәмияттәге “Урман чишмәсе” зоология (ау) дәүләти табигать тыюлыгы төзелде, ул Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе карамагында тора.
Апас районында биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык итү һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, уникаль ландшафт комплексларын саклау максатыннан ТР Министрлар Кабинеты “Апас муниципаль районының табигый объектларын региональ әһәмияттәге табигать һәйкәлләре дип игълан итү турындагы” 20.12.2013 №1017 карарын кабул итте. Шуның аркасында тулай мәйданы 1275.6 гектар булган “бүрекле маршалл тавыгы яшәгән урын”, “Петр почмагы” һәм “Зөя дугае” кишәрлекләренә АСТТ статусы бирелде. Шулай итеп, 2013 елда табигый тыюлыклар фонды мәйданы 24 975 гектарга җитте.
Дәүләти табигать тыюлыкларының инспекторлык службасы тарафыннан 2013 елда 2043 рейд үткәрелде, 679 бозу очрагы ачыкланды, 621 беркетмә төзелде, 569 карар чыгарылды, шуның 82%ы – административ штрафлар салу турында. 458 физик затка һәм 9 вазифалы затка салынган штрафларның тулай суммасы 529.5 мең сум булды. Моннан тыш, дәүләти табигать тыюлыклары башлыклары бозучыларга 2013 елда 170.602 мең сумлык зыянны ирекле каплау буенча 37 дәгъва белдерделәр. Дәүләти экологик күзәтчелек барышында тыюлык инспекторлары тарафыннан 227 административ хокук бозу коралы, шул исәптән 216 балык тоту ятьмәсе һәм 3 кече күләмле көймә йолып алынды. Хисап чорында һәр тыюлык инспекторына уртача 15.4 ачыклау туры килә.
Татарстанның табигать тыюлыклары 2013 елда фәнни полигон ролен дә үтәп, галимнәр өчен хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын чагыштырмача табигый шартларда өйрәнү мөмкинлеге булдырдылар. Мәсәлән, “Түбән Кама” идарәсенең өлкән фәнни хезмәткәре Р.Х.Бикмансуров, “Спас”, “Кичкетаң”, “Зөя” тыюлыклары белгечләре белән бергә, кошларны төсле тамгалау буенча Европа программасы кысаларында, ак койрыклы су бөркетләрен, зур бөркетчәләрне һәм зират бөркетләрен боҗралау үткәрде.
Татарстанда 2012 елда башланган бу программа инде беренче нәтиҗәләрен бирә. Бер ел элек Гыйрак дәүләтенең Көньяк-көнчыгыш Сүәйрә, Васит (Кут) вилаяте төбәгендә хәлсезләнгән зират бөркете Aquila Heliaca тотылу турында хәбәр алынды, сыйрагындагы боҗра буенча аның Татарстанның Баулы районында туган булуы беленде. 2014 елның январь башында “Болгар урманчылыгы”ның Никольски участогында 44 кварталда июль аенда боҗраланган зират бөркете Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә табылды. Кош 3 375 км юл үткән. Башланган тикшеренүләр ярдәмендә Татарстанда оялый торган бөркетләрнең кышлау урыннары турында белешмәләр базасы төзелә.