Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәләре буенча, класс сәгатьләрендә, иҗади конкурсларда, әңгәмәләрдә, рольле уеннарда һәм викториналарда 149239 мәктәп баласы катнашкан. Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елында мәктәпләрдә урманчылык һәм табигать тыюлыгы белгечләре кунак булган, алар республиканың табигый байлыкларын саклауга багышланган чаралар үткәргәннәр, урманнарның һәм аеруча саклаулы территорияләрнең экологик баланс өчен әһәмиятен аңлатканнар.