Мәктәп балалары кошларга каты салкыннарны үткәреп җибәрергә булышалар. Җимлекләр ясап, мәктәп яисә балалар бакчасы янында, урамда элеп куялар.
Суыклар башлангач, агач кәүсәләре бозланып катты, урман кошларына азык табу кыенлашты, шуңа күрә аларның күбесе кеше яшәгән җирләргә килә, чөнки монда ашарга табуы җиңелрәк.
Кышлаучы кошларны көн саен ашату – аларны коткару гына түгел, ә тере табигатьне күзәтү җае да ул. Шуның аркылы балаларда барлык тере табигатькә сак караш тәрбияләнә.