Түбән Новгородта Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы киңәшмәсе узачак, анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле катнашачак

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

“Идел буе федераль округы субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне үтәвенең нәтиҗәлелеге: 2013 елга йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар” дип аталган күчмә утырышта Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе В.Лебедев катнашачак.

Киңәшмә программасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевның “Татарстан Республикасында түбән сортлы агачны куллану” дигән доклады да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International