Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской әзерләнгән агачны һәм аны сатуны исәпкә алу буенча Рослесхоз белгечләре төзегән мәгълүмәт порталын сынады. Аның фикеренчә, порталның эш алгоритмы гади һәм аңлаешлы.
2014 елның 1 февраленнән “Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” федераль закон һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексы үз көченә керә. Закон Табигать министрлыгы, Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Урман кодексында әзерләнгән агачны исәпкә алу һәм тамгалау, ташу һәм декларацияләү, агач әзерләү һәм сату буенча бердәм мәгълүмәт системасын төзү мәсьәләләрен регламентлый торган өч принципиаль яңа бүлек булдырылган.
Рослесхоз әзерләгән мәгълүмәт порталы агачны һәм аны сатуны исәпкә алу буенча бердәм дәүләти мәгълүмәт системасы (ЕГАИС) төзүдә беренче адым булып тора. Хәзерге вакытта порталда агач әзерләүчеләр, урман кишәрлекләрен арендалау килешүләре, даими (сроксыз) куллану хокуклары һәм урман декларацияләре турында белешмәләр бар.
Бөтен ЕГАИС мәгълүмәт системасын әзерләп иңдерү 2 елга исәпләнгән. Портал кызыксынучы оешмалар өчен Рослесхозның агач ресурсларын куллану буенча белешмәләр базасына юл ача. Беренче чиратта бу – урман секторын криминалдан чистартырга тиешле көч министрлыклары блогы.
Хәзер Рослесхоз һәм РФ субъектларының хакимият органнары алдында бу системаны урман ресурсларын куллану турындагы сыйфатлы һәм дөрес белешмәләр белән тутыру бурычы тора.
“Беренче этапта портал урманнар турындагы белешмә базаларына юлны көч тармаклары өчен генә ача, ләкин арытаба гражданнар җәмгыяте өчен дә ачык булган белешмәләр күләмен дә билгеләргә кирәк”, – дип белдерде министр.
Ә Табигать министры урынбасары – Рослесхоз җитәкчесе Владимир Лебедев, үз чиратында, әзерләнгән агачны һәм аны сатуны исәпкә алу турындагы закон чынлыкта бөтен урман комплексы өчен революцион нәрсә булып тора, дигән фикер әйтте.
“Ул агач әзерләүне исәпкә алуда тармаклар аерымлыгын бетерә һәм агач материаллары базарындагы барлык операцияләрне үтә күренмәле итә. Закон урман комплексына яңа экономик принциплар иңдерә, арытаба урман ресурсларыннан файдаланган өчен түләүне фактта әзерләнгән агач һәм сортимент сыйфаты буенча алуга мөмкинлек ача. Хәзер исә агач кулланучылар пени салынмалы шартлы ставкадан һәм урман кисү исәбеннән чыгып түлиләр, ә болар базардагы чын хәлдән, агач куллануның реаль күләменнән һәм урман хуҗалыгы таләпләреннән ерак торалар”, – дип белдерде Лебедев.
Аның фикеренчә, закон урманчылык тармагына агач исәпләүнең заманча системаларын кертеп кенә калмый, регионнарны урман ресурсларын куллану турындагы белешмәләрнең дөреслегенә җаваплырак карарга да мәҗбүр итә.
“Нинди генә революцион булса да, законны тормышка ашыру берничә этапны күздә тота һәм шактый озак вакытка сузыла, бу әзерләнергә, көтелмәгән хәлләрне булдырмаска мөмкинлек бирә. Үз бизнесын үтә күренмәле итәргә теләмәүчеләргә генә күңелсез булыр”, – дип тәмамлады ул.