1971 елның 2 февралендә Иранның Рамсар шәһәрендә халыкара әһәмияткә ия булган Сулы-сазлы җирләр конвенциясе кабул ителгән, ул Рамсар конвенциясе дип тә атала. Шуның хөрмәтенә ел саен Халыкара сулы-сазлы җирләр көне билгеләп үтелә.
Конвенция буенча сулы-сазлы җирләр дип баткаклы, сазлыклы, буалы, торфлы районнарны яисә даими я вакытлы, агымлы я агымсыз, төче я тозлы сулыкларны атыйлар, аларга тирәнлеге 6 метрдан артмаган диңгез акваторияләре дә керә. Россия күчемсез милек идарәсе белешмәләре буенча, Татарстанның 0.7 процент территориясен генә сазлыклар биләп тора. Сулы-сазлы җирләр чагыштырмача кечкенә мәйдан биләүгә карамастан, республикабызда бигрәк тә кошлар миграциясе чорында бик мөһим экологик роль уйный торган акваторияләр бар.
2001 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән, Куйбышев сусаклагычының уникаль утрау системасы ландшафт комплексларын, сулы-сазлы җирләрен, дала кара еланы популяцияләрен, биологик төрлелекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк объектларын саклау максатында, региональ әһәмияттәге, 17.9 мең гектар мәйданлы комплекслы “Спас” тыюлыгы төзелде. 60 утраудан торган бу архипелаг 2000 елда Россиянең иң мөһим орнитологик территорияләре исемлегенә һәм халыкара әһәмиятле, аеруча кыйммәтле сулы-сазлы җирләрнең перспектив исемлегенә кертелде.
2007 елның сентябрендә ЮНЕСКО МАБ Халыкара координация советы президиумы “Спас” һәм “Зөя” тыюлыкларын (“SviazhskyWetlandArea” и “SpasskyInsularArchipellago”) кластерлы кишәрлекләр сыйфатында Олы Идел-Кама биосфера резерваты составына кертү турында карар кабул итте.
Халыкара сулы-сазлы җирләр көне кысаларында тыюлык белгечләре ел саен Спас районы мәктәпләрендә экологик агарту дәресләре үткәрәләр. Быел да шулай булды. 2 февральдә алар Өчкүл урта мәктәбендә булып, балаларга сулы-сазлыклы җирләр, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмияте, тыюлыкта башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр, азакта викторина үткәрделәр.