РФ Урман кодексына тамырдан үзгәрешләр гамәлгә керде

2014 елның 7 феврале, җомга

2014 елның 1 февраленнән үз көченә кергән “РФ Урман кодексына һәм РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” №415 федераль закон утын өчен яисә башка үз хаҗәтләре өчен агач бүлеп бирү буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итүче республика гражданнарына турыдан-туры кагыла. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов болай дип белдерде: “Закон урман кисүләр буенча төрле соры схемаларны туктатачак. Аерым алганда, хәзер үз хаҗәтләре өчен законлы рәвештә агач кискән гражданнар ул агачны сатып бизнес ясый алмаячак. Ел саен дәүләт гражданнарның үз хаҗәтләре өчен 20 млн кубометр чамасы агач бирә. Бу агачның барысы да яки зур өлеше чыннан да ул гражданнарның йортларын төзүгә я ремонтлауга китсә, илнең урманлы регионнарында иске торак проблемасы булмас та иде.”

Татарстанда утын әзерләүгә, йортлар һәм каралтылар төзүгә һәм төзәтүгә 2013 елда 198.5 мең кубометр чамасы агач бирелгән. Агач, барыннан элек, авылда уңайлы тормыш шартлары булдыруга хезмәт итәргә тиеш. Законнарга кертелгән үзгәрешләрнең иң мөһим бер мәгънәсе дә нәкъ шунда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International